Сабантуйны каршы алу йолаларының берсе - бүләк җыю
-
Сабантуй бәйрәменең матур гореф-гадәте булып алдан аңа бүләк җыю тора. Традицияләребезне саклау, яшь буынга җиткерү, халкыбызда бәйрәм рухы уяту йөзеннән, кичә район мәгариф бүлеге хезмәткәрләре бүләк җыйдылар. К.Маркс урамында музыка уйнады, райондашларны бәйрәм белән котладылар. Матур теләкләр белән тапшырылган, алдан әзерләп куйган бүләкләр Сабантуйда үз ияләрен табар. Райондашларны район сабан туенда көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев