Рөстәм Миңнеханов ЮХИДИ штрафларын түләгәндә ташламаны гамәлдән чыгарырга тәкъдим итте
Татарстанда өч кешенең берсе юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар түләми.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ЮХИДИ штрафларын түләгәндә ташламаны гамәлдән чыгарырга тәкъдим итте. Ул ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы коллегиясе һәм ТР Министрлар Кабинетының уртак утырышында шулай дип белдерде.
«Әгәр кеше кагыйдә бозган икән, ул түләргә тиеш. Монда нинди ташлама булырга мөмкин? Әлеге өч миллиард күп кенә бурычларны хәл итүгә юнәлдереләчәк», - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.
Президент сүзләренчә, ташламалар гамәлгә кертелгәннән соң штрафларны күбрәк түли башламаганнар, бюджетка исә өч миллиард сумга якын акча керми калган.
«Агымдагы елда 29 меңгә якын административ эш кузгатылды. Кагыйдә бозган өч кешенең берсе штрафларын түләми», - дип искәртте ТР буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин.
Фото: архив
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев