САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Роза Сабирова: «Барысы да үземнеке кебек»

Аның йортында канат ныгыткан 14 баланың 11е – тәрбиягә алынган балалар.

«Аналык бурычын үтәү – хатын-кызның бөек миссиясе», – дигән бер фикер иясе. Һәр ана үз баласына иң яхшы тәрбияне бирергә тырыша, анда үзенең язмышын һәм киләчәген күрә. «Әни» сүзенә күпме наз, җылылык, сабырлык, мәхәббәт һәм мәрхәмәтлелек сыя. Ләкин, кызганычка каршы, ата-анасы исән булып та, алар тәрбиясеннән мәхрүм балалар бар, һәм киресенчә – аларны сыендырырдай, кеше баласын үз баласы итеп кабул итәрдәй олы йөрәкле Аналар бар. Соңгысын, әлбәттә, азлар гына булдыра ала. Сарайлы авылында яшәүче Роза Сабирова менә шушы соңгылар рәтенә керә.
Аның белән якыннанрак танышырга теләп, гаилә фотоларын актарам. Алардан, якты елмаеп, искиткеч гүзәл ханым карап тора. Аның карашыннан тормышны ярату, балаларга карата иксез-чиксез наз түгелә сыман. Менә ул алар белән – башкалабызның ял итү урыннарының берсендә, икенче фоторәсемдә алар – диңгез буенда, өченчесендә – шау чәчәкле болында. Менә балалар бергәләп ишегалдына урнаштырылган таганда атыналар, гөлләр белән бизәлгән бүлмә идәненә түгәрәк ясап утырганнар... Алдагы фоторәсемдә – аларның шау чәчәкләргә күмелгән, кошлар сыны белән бизәлгән капка алды. Саклык белән генә аның эчке ягына күз салам...
Язманы тулысынча газетабызның 22 ноябрь санында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев