Рөстәм Миңнеханов 2023 елны Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы дип игълан итте
Хәбәрләр

Рөстәм Миңнеханов 2023 елны Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы дип игълан итте

«Татар-информ» агентлыгы хәбәр итүенчә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2023 елны Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы дип игълан итте.

«Рухи кыйммәтләрне саклау, ныгыту, милли традицияләрне торгызу мөһимлеген игътибарга алып, Россия халыкларының мәдәни мирасы елын дәвам итеп, 2023 елны Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы дип игълан итәм», - диде ул үзенең Дәүләт Советына еллык Юлламасында.


Нет комментариев