САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Районның җиде яшь гражданына паспорт тапшырылды

14 яшең тулып, кулыңа паспорт алу... Нинди җитди һәм дулкынландыргыч вакыйга булып калган ул безнең хәтердә.

Шушы мөһим документка ия булгач үзеңне үсеп киткәндәй хис итәсең, өстеңдә тагын да олы җаваплылык тоясың. Кичә Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музеенда үткән чара күңелләрнең балачак, яшьлек киштәләрендә сакланган менә шундый хәтирәләренне янәдән яңартты.

12 декабрьдә Россия Федерациясенең күпмилләтле халкы илебез тарихында иң мөһим дәүләт бәйрәмнәренең берсе — Конституция көнен билгеләп үткәндә, район башлыгы Фәрит Хөснуллин күптән түгел 14 яшьләре тулган 7 егет һәм кызга паспорт тапшырды.
Шулай ук сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар арасында үткәрелгән бәйгегә нәтиҗә ясалды. Әлеге бәйге район инвалидлар җәмгыяте тарафыннан оештырылган иде. Барлыгы 23 эш кабул ителде шулар арасыннан 5 бала призлы урыннарга лаек булды.

• Ульяна Пантина — 1 урын;

• Ләйсән Ардыханова — 2 урын;

• Сәлим Санаев — 2 урын;

• Альбина Тимершаехова — 3 урын;

• Алексей Строганов — 3 урын.

Әлбәттә, кечкенә кенәгә гражданлыкны раслаучы мөһим документ, ләкин ватанпәрварлык һәркемнең йөрәгендә саклана, күңелендә яши. Шушындый мөһим көнне, әле тормыш сукмагыннан атлый гына башлаган яшүсмерләр белән очрашуга Ватаныбызның тугры улларының берсе — Украинадагы махсус операциядә батырларча һәлак булган Данияр Газизуллинның Ильмира Гайфетдинова килгән иде. Аңа улының махсус хәрби операция барышында күрсәткән батырлыгы өчен Батырлык ордены тапшырылды. Данияр ватанпәрварлык, илгә һәм халкыбызга чиксез мәхәббәт, тугрылык һәйкәле булып мәңгелеккә күңелләрдә калыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев