САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Районга ТР премьер-министры урынбасары килде

-

Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының «Милли Шура» милли советы рәисе Вәсил Шәйхразыев бүген районга эшлекле сәфәр белән килде. Ул 4 чакырылыш район Советының XXI утырышында катнаша.
Район кунагы иң элек республикада алдынгы рейтинг биләгән Сарман аграр көллиятендә булды. Аны район башлыгы Фәрит Хөснуллин озата йөрде. Кунакларны көллият директоры Зөбәер Әhелтдинов каршы алды. Очрашу уку йортының укыту-җитештерү паркында башланды. Республика, район җитәкчелеге «Профессионаллар» hөнәри осталык Чемпионатының региональ этабы катнашучылары белән күрештеләр. Аннан Вәсил Габтелгаяз улы аграр көллиятнең капиталь төзекләндерү узган тулай торагында булды, пешекчеләр әзерләү төркемнәре укучыларының лаборатор шөгыльләрен карады, музей белән танышты.

Аннан кунаклар аграр көллиятнең укыту корпусында мемориаль такта ачылу тантанасында катнаштылар, район мәдәният йорты фойесында оештырылган күргәзмәдә булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев