САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Райондашыбыз республика конкурсында лауреат булды

.

2 сентябрь көнне Теләче районының Иске Җөри авылы мәдәният йортында «Карачтау авылы көйләре» дип исемләнгән Таһир Якупов исемендәге Татар җырын башкаручылар арасында беренче республика фестиваль-бәйгесе үткәрелде.
Төрле районнардан килгән конкурсантлар Татарстанның атказанган артисты Таһир Якупов репертуарыннан һәм үзләре теләгән тагын бер җыр башкардылар. Аларның чыгышларын Татарстанның халык артисты Мингол Галиев җитәкчелегендәге мәртәбәле жюри бәяләде. Иң оста җырчылар кичен Гала-концертта чыгыш ясадылар.
Бәйгедә безнең районнан Дилүс Гомәров катнашты һәм лауреат исеменә лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев