САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Райондашыбыз – күренекле журналист Венера Мусина вафат булган

.

Узган атнада Сарман авылында туып-үскән, Яр Чаллыда яшәгән күренекле журналист – РФ Журналистлар берлеге әгъзасы Венера Мусина вафат булган. 10 февральдә аңа 62 яшь тулган булыр иде. Венера Мусина Чаллыга Казан дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлаганнан соң килә һәм озак еллар радиода эшли. Аннары шәхси бизнес белән шөгыльләнә, әмма иҗаттан аерылмый – ул берничә китап авторы. “Һәрвакыт ярдәмчел, оптимистик рухлы, ышанычлы дус иде”, - диләр аның хакында белгәннәр. Без Венера Ирек кызының туганнары, якыннарының авыр кайгыларын уртаклашабыз, сабырлык телибез. Райондашыбызның урыны оҗмахта булсын. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев