САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Райондашыбыз Флер Әхмәтшин агачка да җан кертә

Агачка да җан кертеп, тимерне дә биетеп була икән, ләбаса. Оста кулында ут уйнап тора.

Сарман авылында яшәүче Флер Әхмәтшин да шундый сәләтләргә ия. Күргәзмәләрдә район, республика бәйгеләренә тәкъдим ителгән хезмәтләрен күреп сокланган идек, ә остаханәсендә булганнан соң, аңа гаҗәпләнү хисе дә өстәлде. Ир-егеткә 70 төрле һөнәр дә аз, дигәннәре нәкъ менә Флер Нигъмәт улына аеруча туры килә. Аучы, балыкчы, умартачы, урманчы, бакчачы, талчыбыктан үрүче, тегүче, мичче, агач эшкәртү остасы, тимерче, кыскасы, аның шөгыльләрен санап бетерерлек түгел. Тотынган һәр эшен яратып, җиренә җиткереп башкара, булсынга дип эшли.
— Һәр эшнең үз вакыты бар. Бертөрлелек белән мавыкмыйм. Бүген берсен төгәлләсәм, аның артыннан нәкъ шундый ук эшне башламыйм. Башка төрле юнәлештә нәрсәдер эшләргә тырышам. Мәсәлән, кәрҗин үрә башлап, аны төгәлләүгә, агачтан нәрсәдер ясап куям, — диде оста.
Флер Нигъмәт улы хакындагы язманы «Сарман» газетасының 15 сентябрь санында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев