САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Районда «Соңгы кыңгырау» чыңлады

-

Бүген районыбыз мәктәпләрендә чыгарылыш сыйныфта укучы кызлар hәм егетләр өчен соңгы тапкыр кыңгырау яңгырады. Бүгеннән алар мөстәкыйль тормыш юлына аяк басалар. Укучыларны алда бердәм дәүләт имтиханнары көтә. Аларга бәйрәмдә уңышлар теләделәр. 
Сарман урта мәктәбендә узган "Соңгы кыңгырау" да истәлекле мизгелләргә бай булды. Иң элек мәктәп коллективын, ветеран укытучыларны, әти-әниләрне мәктәп директоры Лилия Газимова сәламләде, уку елын уңышлы тәмамлаган укучыларны бүләкләде. Район Советы аппараты җитәкчесе Юлия Исмәгыйлова район башлыгы Фәрит Хөснуллинның бәйрәм котлавын ирештерде, призер булган укучыларга сертификатлар тапшырды. Укучылар районның ДОСААФ бүлеге начальнигы Илдус Мәүләвиев, мәдәният йорты хезмәткәре Ильмира Салиховадан да тәбрик сүзләре кабул иттеләр. 
Чыгарылыш классы укучыларының парлы биюләре, беренчеләрнең, тугызынчыларның чыгышлары да беркемне дә битараф калдырмагандыр. Әти-әниләр исеменнән чыгыш ясап, Галия Вәлишина укытучыларга рәхмәт сүзләре ирештерде. Укучылар белем hәм тәрбия биргән мөгаллимнәренә чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев