САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Районда санитар икеайлык старт ала

-

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2024 елның 12 мартында чыккан 504-p санлы боерыгы нигезендә, әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләренә киң җәмәгатьчелекне җәлеп итү, экологик культураны үстерү һәм формалаштыру, территорияләрне санитар-эпидемиологик һәм экологик таләпләргә җавап бирерлек хәлгә китерү максатларында, районда Башкарма комитет җитәкчесенең "Санитар чистарту, яшелләндерү һәм районның торак пунктларын төзекләндерү буенча икеайлык үткәрү турында«гы 33 санлы карары дөнья күрде. Шул рәвешле агымдагы елның 1 апреленнән 31 майга кадәр авыл җирлекләре арасында бәйге игълан ителә. Өч җиңүчегә — I, II, III дәрәҗә диплом һәм кыйммәтле бүләк, актив катнашкан өчен өч кызыксындыру бүләге каралган. Алар район үзәгендә узган Сабантуй бәйрәмендә билгеләнәчәкләр.
Район халкы «Иң төзек йорт» бәйгесендә катнаша ала. Моның өчен өч кызыксындыру призы карала. Икеайлык кысаларында көнкүреш калдыклары полигонда бушлай кабул ителәчәк.

Эшләрне барлап, контрольләп торыр өчен, махсус штаб төзелгән, чаралар планы булдырылган.

Фото:https://ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев