Районда Өлкәннәр ункөнлегенә әзерләнәләр
Бүген район Советының кече утырышлар залында районда Өлкәннәр көне уңаеннан планлаштырылган чаралар хакында түгәрәк өстәл узды.
Аны район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова үткәрде. Утырышта районның социаль өлкәгә караган оешма җитәкчеләре чакырулы иде. Өлкәннәр көне ункөнлек кысаларында уздырылачак.
Чараларның үтү көне, урыны, вакыты белән өстәмә таныштырып барачакбыз, хөрмәтле дуслар, безнең төркемнәрне күзәтеп барыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев