Районда өлкәннәр өчен аралашу үзәге ачылды
Бүген район Социаль фонды базасында өлкән буыннар өчен аралашу үзәге ачылды.
Өлкәннәрнең шатлыгын район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев уртаклашты.
– Бу үзәк өлкән буын кешеләре өчен очрашу, аралашу, бер-берсенең хәл-әхвәлләрен сорашу урыны булачак. Үзәкнең уңышлы эшләвен, өлкәннәрнең буш вакытларын матур итеп үткәрүләрен телим, – диде ул, аларга актив тормыш позициясе алып барулары, һәр эшне тиз арада күтәреп алулары, һәр эштә ярдәм кулы сузулары өчен рәхмәт белдереп.
Тантанада катнашучыларны район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова сәламләде, тырыш хезмәтләре, район тормышында актив катнашучылары өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде, сәламәтлек, иминлек теләде.
Район Социаль фонды начальнигы, ветераннар Советы рәисе Асыляр Харисов Сарман авыл җирлеге ветераннар советы рәисе Айсылу Кәлимуллинага символик ачкыч һәм альбом тапшырды, кыскача үзәктә нинди чаралар үткәреләчәгенә тукталды. Өлкәннәр исеменнән рәхмәт сүзләрен Җәлил поселогында яшәүче ветераннар хәрәкәте активисты Рәис Кәлимуллин җиткерде. Бәйрәмдә катнашучы апалар һәм абыйлар, форсаттан файдаланып, кайбер гозерләрен һәм теләкләрен дә әйттеләр.
Тулырак язманы газетабызның киләсе санында укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев