Районда маммография күзәтүе хезмәте эшләячәк
Хәбәрләр

Районда маммография күзәтүе хезмәте эшләячәк

Агымдагы елның 4 апреленнән 3 майга кадәр районда күчмә маммография эшләячәк.

Шушы вакыт аралыгында 3 атна дәвамында белгечләр Сарман үзәк район хастаханәсе территориясендә кабул итәчәкләр. Соңгы атнада Җәлил хастаханәсендә эшләячәкләр. Сарманда кабул итү 8.00-16.00 сәгатьләрдә үткәреләчәк. 12.00-14.00 сәгатьләрдә – техник тәнәфес. Җәлилдә табибларга 7.00-13.00 сәгатьләрдә күренергә мөмкин булачак.

 

ФОТО:https://photo.tatar-inform.ru/


Нет комментариев