Районда киек кошларга ау сезоны ачылды
Җир шарында һәр нәрсәнең үз сезоны бар.
Спорт ярышлары, кием-салым, ял, җиләк-җимеш — барысының да үз вакыты. Аучылар да билгеле бер даталарны түземсезләнеп көтәләр.
2 сентябрь — шундый көннәрнең берсе. Көз башында республикабызда киек кошларга ау сезонына старт бирелде. Су, сазлык-болын, дала, басу кошларын агымдагы елның 5 декабренә кадәр ауларга яраса, нарат урманы кошлары өчен сезон киләсе елның 5 январенә кадәр дәвам итәчәк.
Ау белән шөгыльләнергә яратучыларга нинди кагыйдәләрне истә тотарга кирәк? Хокук бозучыларга карата нинди җаваплылык каралган? Бу уңайдан нинди чаралар каралган? Бу турыда без Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча Дәүләт комитетының хайваннар, үсемлекләр дөньясы һәм махсус саклана торган табигать территорияләре өлкәсендә ддәүләт күзәтүе район (районара) бүлеге начальнигы Нияз Зәйнуллин һәм Аучылар һәм балыкчылар җәмгыятенең район бүлекчәсе рәисе Рамил Ризатдинов белән сөйләштек.
Алар белән әңгәмәне район газетасының 15 сентябрь саныннан укый алачаксыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев