САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Район халкы дөньяны чистарак итәргә өйрәнә

Белгечтән киңәшләр.

Бензинга көйләнгән автомобильләрдә йөрүне кыскартырга

Соңгы халыкара тикшеренүләрнең берсендә галимнәр шундый нәтиҗәгә килгәннәр — бензин автоларында кибеткә бару экологиягә тискәре йогынты ясый. Берничә экологик яктан отышлы вариант бар:

- кибеткә баруны башка төрле эшләр белән берләштерү;

- җәмәгать транспортыннан файдалану;

- әгәр шундый мөмкинлек булса, җәяү бару;

- бушлай китереп бирү юлы белән онлайн сатып алу.

Сыйфатта экономияләмәскә

Әйбернең сыйфаты начаррак булган саен, ул азрак хезмәт итәчәк. Тиз бозыла торган яңа әйбер сатып алырга туры килсә дә, шул ук хәл кабатланачак. Ә бит теләсә нинди әйбер - ул вакыт, материаллар, ресурслар, һәм болар барысы да чүп-чарга китәчәк. Озаграк хезмәт итәрдәй сыйфатлы әйберләр сатып алыгыз — сезнең бюджет өчен дә, экология өчен дә шулай яхшырак булачак.

Яңалыклар артыннан кумаска

Трендта булган әйберләр артыннан куу — кулланучыларның табигатькә карата булган мөнәсәбәтенең бер өлеше. Аңа азрак зыян китерү өчен, берничә ай үтүгә үк искерми торган товарларга өстенлек бирү яхшырак.

Киңәш: искергән сыйфатлы әйберләрне чыгарып ташларга ашыкмагыз. Мода үзгәрүчән, бүген искергән кебек тоелган нәрсәләр берничә елдан яңадан трендта булырга мөмкиннәр, һәм аларның кирәге чыгачак.

Бер тапкыр гына кулланышка яраклы әйберләр урынына күпкулланылышлыларны сатып алырга

Әгәр табигать турында гына түгел, ә үз бюджетыгыз турында да кайгыртырга теләсәгез, күп тапкыр кулланыла ала торган әйберләр сатып алу яхшырак:

- батарея урынына аккумуляторлар;

- су өчен күп тапкыр кулланыла торган шешәләр;

- бер тапкыр кулланыла торган стаканнар урынына термокружка;

- дымлы салфеткалар урынына - кулъяулыклар.

Бер тапкыр кулланыла торган әйберләр берничә минут өчен генә яраклы булсалар да, еллар буе таркалалар. Шул ук вакытта аларның күбесеннән үзеңнең теләкләреңә зыян китермичә дә баш тартырга мөмкин.

Әгәр бу киңәшләрнең кайберләрен генә дә даими куллансаң да, тирәлекне бераз чистарак итәргә мөмкин. Моның өчен махсус тырышлык таләп ителми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев