САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Район халкы арасында республиканың барлык хоккей командаларының да җанатарлары бар

Континенталь хоккей лигасында Гагарин Кубогы өчен уеннар бара.

Беренче раундта ук ике Татарстан командасы – Казанның «Ак Барс» белән Түбән Каманың «Нефтехимик» клублары очрашуы аренага барып хоккей карауны тагын да җайлады. Киеренке сериядә тәҗрибәлерәк казанлылар 4:2 исәбе белән җиңеп чыктылар, бүген алар Владивостокның «Адмирал» командасы белән уйный башлаячаклар.
Җанатарлар бу уенны түземсезлек белән көтәләр инде. Әлбәттә, алар арасында безнең район вәкилләре дә шактый күп. Аларның кайберләре – мәсәлән, Сарман кызы Айгөл Бәхтегәрәева (төп фотода уңда – ред.), яраткан командасының уеннарын карап барырга җайлырак булсын дип, Татарстанның башкаласына күченеп киткән, шунда эшкә урнашкан.
Аның һәм башка хоккей сөюче райондашларыбызның тарихлары белән район газетасының 17 март саныннан таныша алачаксыз.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X