Район укучылары мәктәп китапханәләренә йөриләрме?
Югары технологияләр үсеш алган саен кешеләрнең кәгазь форматтагы классик китапларны күпкә азрак укый башлавы беркем өчен дә сер түгел.
Бу мәктәп укучыларына да кагыла.
Кызганычка каршы, хәзер мәктәп китапханәләре күбесенчә буш торалар, ә китаплар үзләрен укучыларны зарыгып көтәләр. Әлбәттә, китапханәләргә уку программасы кысаларында гына түгел, үз теләкләре буенча йөрүче укучылар да бар. Ә бит нәкъ менә кәгазь форматтагы китаплар уку грамоталылыкны арттыра, хәтерне яхшырта...
ЮНЕСКО инициативасы буенча, 1999 елдан башлап, күп кенә илләрдә октябрь аеның дүртенче дүшәмбесендә Халыкара мәктәп китапханәләре көнен билгеләп үтәләр. Быел әлеге дата 24 октябрьгә туры килә.
Рәсем – ru.freepik.com сайтыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев