САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Район мәктәпләрендә беренче кыңгырау чыңлады

Бүген районның барлык мәктәпләрендә, беренче дәрескә чакырып, беренче кыңгырау шалтырады.

3759 укучы, җәйге яллардан көч туплап, Яңа уку елын башларга әзер булып, мәктәп бусагасын атлап керделәр.
Күтәмәле мәктәбендә дә Белем көне күңелле узды. Кечкенә дә төш кенә булсалар да, мәктәп укучылары узган елгы уку елын уңышлы тәмамлаганнар һәм яңа көч җыеп килгәннәр. Мәктәп директоры Радис Мәрданшин, район Советы һәм җирлек депутаты Альбина Сабирова, Яңа Имән авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Ләйсирә Хисамова, ветеран укытучылар Раян Әхмәтбаев, Гөлүсә Маликова укучыларга һәм укытучыларга, әти-әниләргә изге теләкләрен җиткерделәр. Укучылар киләчәктә дә тырышып укырга сүз бирделәр, укытучыларына рәхмәт әйтеп, чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев