САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Район иреклеләре мохтаҗларга адреслы ярдәм күрсәтәләр

«Ачның хәлен тук белмәс» диелә татар халык мәкалендә.

Ә ярдәмгә мохтаҗларның, мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең хәлләрен сау-сәламәт, барысын да үзе эшләрдәй кешеләр аңлыйлармы икән? Бу сорауга җавап уңай булыр шикелле. Декабрь башында билгеләп үтелә торган Халыкара инвалидлар көне, аларга багышланып, оештырыла торган ункөнлекләр дә сәламәтлекләре чикле булган кешеләргә карата игътибарны арттыруга юнәлтеләләр. 5 декабрь дә календарьдә «кызыл» белән әйләндереп алынган. Әлеге датада Россиядә Волонтерлар (иреклеләр), бөтен дөнья буенча — Социаль-икътисадый үсеш хакына халыкара иреклеләр көне билгеләп үтеләләр. 

«Волонтер» иреклеләр берләшмәсе Сарман районында 2012 елдан бирле «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында эшли. Хәзерге вакытта аның кураторы вазифаларын үзәкнең социаль педагогы Резедә Юнысова башкара. 

— Хәзерге вакытта берләшмәдә 222 волонтер санала. Барлык эшләр дә план нигезендә башкарыла. Безнең иреклеләр җәмгыятьнең социаль яктан якланмаган катламнары белән генә эшләп калмыйлар, үз белемнәрен арттыруга да зур игътибар бирәләр. Иң мөһиме — яшьләр тырышуларының юкка булмавын, аларның кемгәдер кирәклеген аңларга тиешләр. Яшьләр битараф булмаска өйрәнсәләр, димәк, алар — югалган буын түгел, — диде ул.

Район яшьләре турында исә битарафлар дип әйтеп булмый. Алар бөтен төрле чараларда да актив катнашалар. Боларга Батырлык дәресләре, Игелек атналары, концертлар, төрледән-төрле акцияләр, мастер-класслар оештыру, өлкәннәргә һәм инвалидларга адреслы ярдәм күрсәтү, проектлар ясау һәм башка чаралар керәләр. Иреклеләр шулай ук республика һәм Бөтенроссия бәйгеләрендә дә чыгыш ясыйлар.

Волонтерларның фикерләре белән танышасыгыз килсә, район газетасының 1 декабрь санын укыгыз.

ФОТОЛАР – Сарман «Волонтер» иреклеләр берләшмәсенең ВКонтакте челтәрендәге төркеменнән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев