САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Район антитеррор комиссиясенең чираттагы утырышы узды

Бүген район Советында Террорчылыкка каршы комиссиянең чираттагы утырышы узды.

Аны комиссия рәисе – район башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барды. Көн тәртибендә каралган “Яз һәм Хезмәт бәйрәменә, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгына багышланган чараларны үткәрү чорында җәмәгать иминлеген тәэмин итү һәм террорчылык актларын кисәтү буенча өстәмә чаралар турында” соравы буенча район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев, Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Лилия Шәрипова, Җәлил поселогы башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Галләмов чыгыш ясадылар. “Балаларның җәйге ялы урыннарының террорчылыкка каршы саклану торышы турында”гы мәсьәлә буенча сүз район Башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Руслан Гыйльфановка, мәгариф бүлеге җитәкчесе Гөлшат Идрисовага бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев