Өлкәннәргә ярдәм итү - изге эш, ди Сарман гимназиясе укучылары
Сарман гимназиясе укучылары сентябрь башыннан ук өлкәнәргә ярдәм күрсәтүне башлап җибәрделәр. Бигрәк тә әлеге эш түбән сыйныф укучыларын кызыксындырды.
Укытучылары Раушания Мәтҗанова җитәкчелегендә 5 нче Б сыйныфы укучылары үзләре тирәсендә яшәүче әби-бабайларны барлап чыкканнан соң, аларга бик теләп ярдәм иттеләр: утын ташыдылар, өйләрен җыештырдылар,үзләре ясаган открыткаларны тапшырдылар, хәлләрен белеп кайттылар. Мөмкинлекләре чикле булган, бүтәннәр ярдәменә мохтаҗлык кичергәннәр бу гамәлне бик хуплап каршы алды. Укучылар үзләренең әби-бабайларын да онытмыйлар, аларга да һәрдаим шефлык итәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев