САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Өчиледә авыл халкы капка төбендә ял итте

«Капка төбендә җәйге кичләр» – Өчиле Саклау авылында узган чара әнә шулай аталды.

Авыл көннәре, авылдашлар очрашулары үткәрү хәзер матур гадәткә кереп бара. Әлеге кичәне шәһәрдә яшәүче авылдашлары Раушания Рамил кызы башлап җибәрә, матур теләкләрен җиткерә. Ә авылның остабикәләре тәмле бәлешләр, төрле камыр ашлары пешереп, мул өстәл артында чарада катнашучыларны кунак итәләр. 
Аннан җырлы-биюле уеннар башлана, шигырьләр сөйләнә, җыр-моңнар мулдан була. Рәйсә Хөсниева үзе язган шигырьләрен бүләк итә. 
- Авылыбыз гөр килеп торды бу көнне. Клуб мөдире Резидә Таҗетдинова һәр бәйрәмне югары дәрәҗәдә, кызыклы һәм мавыктыргыч итеп үткәрә белә. Авыл халкы исеменнән, аңа зур рәхмәтләребезне белдерәбез. Авылдан читтә яшәүче авылдашларыбыз да мондый очрашуларга күбрәк кайтсыннар иде. Бер күрешү – үзе бер гомер бит, - ди Тәгъзимә Сәхбиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев