Ноябрьдә җыярга мөмкин
Яфрагы да, тамыры да файдалы.
Гравилат, халык телендә аны елан тамыры дип йөртәләр, – роза чәчәклеләр семьялыгыннан, барлык җирдә дә үсә торган күпьеллык үсемлек. Яфрагын июнь аенда – чәчәк аткан вакытта җыйсалар, тамырын октябрь, хәтта ноябрьдә дә җыярга мөмкин.
Составында фенол, углеводлар, органик кислоталар, эфир майлары, сапонин, алколоид, дубиль матдәләр, С витамины, каротин бар. Антисептик, ялкынсынуга каршы, яра төзәткеч, кан туктаткыч, тонусны күтәрү, тир кудыргыч үзлеккә ия, организмдагы суалчаннарны куа, күңел болганудан файдалы, потенцияне күтәрә.
Баш авыртудан, невроз, йокысызлыктан, үпкә, шул исәптән туберкулез, бронхиаль астмадан, югары кислоталы гастрит, эч катудан, метеоризмнан, күңел болганудан, бөер һәм сидек куыгы ялкынсынганда, үлекле яра һәм җәрәхәтләр вакытында, стоматит, ларингит, пародонтоздан файдалы, рахит һәм тире туберкулезы вакытында ваннага салырга мөмкин.
Төнәтмәсен түбәндәгечә ясыйлар. 6 гр вакланган тамырга 2 стакан кайнар су салалар, су мунчасында капкачлы эмаль савытта 30 минут кайнаталар, кайнар килеш сөзеп, өстенә баштагы күләмгә җиткәнче кайнаган су салалар. Көнгә 3-4 тапкыр ашар алдыннан 2-3 аш калагы эчәләр. Дәвалану курсы – 7-14 көн. 5-7 көннән соң курсны кабатларга мөмкин.
Елга гравилаты
Халык телендә аны су баданы (монгол чәе), шайтан башы, өшкерү үләне дип йөртәләр.
Апрель-май яки октябрь-ноябрь аенда тамырларын, июнь аенда үләнен әзерлиләр.
Составында дубиль матдәләр, флавоноидлар, кислоталар, углеводлар, эфир майлары, С витамины, А провитамины, сумала бар.
Тынычландыргыч, камаштыргыч, укмаштыргыч, тир кудыргыч, кан туктаткыч, яра төзәткеч, тонусны күтәрә торган, микробка каршы тору үзлекләренә ия, ялкынсынуга, маляриягә, күңел болгануга каршы да кулланыла.
Ашказаны-эчәк тракты ялкынсынуы, югары кислоталы гастрит, метеоризм, холецистит, авыз куышлыгында җәрәхәт, кан агулар булганда файдалы. Балаларда рахит һәм тире авырулары булганда, ваннага кушарга яхшы.
Төнәтмәсен түбәндәгечә ясыйлар. 2 аш калагы вакланган тамырга 1 стакан кайнар су салалар, 1-1,5 сәгать төнәтәләр, сөзәләр. Көнгә 3-4 тапкыр ашарга 20 минут кала 1 әр аш калагы эчәләр.
Шулпасын да ясарга мөмкин. 1 аш калагы тамыр яки үләнгә 1 стакан кайнар су салалар, 5 минут кайнаталар, 30 минут төнәтәләр, сөзәләр. Көнгә 3-4 тапкыр ашар алдыннан 1/3-1/4 стакан эчәләр.
Килешмәскә мөмкин, табиб белән киңәшегез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев