Әлмәт авылында ФАП ачылды+ВИДЕО
Республиканың милли проекты кысаларында төзелгән яңа фельдшер-акушерлык пунктын ачу шатлыгын уртаклашырга авылдашлары – ТР Суд департаменты идарәсе җитәкчесе Җәүдәт Салихов кайткан иде.
Район башлыгы Фәрит Хөснуллин ФАПның авыл халкына озак еллар хезмәт итүен, анда бары тик профилактик чаралар үтәргә генә барырга язсын, дип теләде. Авыл җирлеге башлыгы Данияр Газизов пунктны төзүдә катнашканнарга рәхмәт белдерде.
Бу хакта тулырак газетаның алдагы санында укыгыз.
Альбина Сабирова язмасы һәм фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев