САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Күтәмәледә тантаналы митинг узды

Бүген районның күп кенә авылларында Бөек Җиңүнең 78 еллыгына багышланган тантаналы чаралар узды.

Яңа Имән авыл җирлегенең үзәгендә дә мәктәп укучылары, балалар бакчасына йөрүчеләр катнашында Бөек Ватан сугышында hәлак булганнарга hәйкәл hәм кайткач вафат булган авылдашлары истәлегенә куелган стела янында митинг узды. Чарада катнашучыларны иң элек җирлек башлыгы Рөстәм Гәрәев сәламләде, бәйрәм белән котлады. Ветеран-укытучылар Гөлүсә Маликова, Раян Әхмәтбаев та ихлас теләкләрен җиткерделәр. Балалар матур җырларын, дәртле биюләрен башкардылар, шигырьләр сөйләделәр. Соңыннан hәйкәлгә такыялар салдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев