САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Кояшкай”га кунакка Нәүрүзбикә килде

Бакчада бүген бәйрәм үтте.

Балаларны халкыбызның гореф-гадәтләре белән таныштыру, фольклор запасларын арттыру, сәләтләрен ачу, үстерү, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан уздырылган чара балаларга бик ошаган. 
- Кыш бабайның бер дә китәсе килмәде. Ләкин Нәүрүзбикә үзенең җылы көннәре, ягымлы кояшы белән Кыш бабайны, эретәм, дип куркытты. Хәтта, җитезлектә көч сынашып, Кыш бабабыз Нәүрүзбикәгә юл куярга мәҗбүр булды. Ә балалар, әбиләренә кунакка барып, аны бәйрәм белән котлагач, әби аларны йомырка белән сыйлады. Бәйрәмдә балалар җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр, табышмакларның җавапларын таптылар. Бәйрәм бик күңелле үтте, - дип хәбәр итте бакчаның өлкән тәрбиячесе Айсылу Билалова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев