САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Көненә кимендә дүрт тапкыр кочаклашырга кирәк

Хәзер календарьдә нинди генә бәйрәмнәр юк?! Көн дә бәйрәм, көн дә туй, дигәндәй, котлап кына өлгер. Ә күпләребез игътибарны ярата. Бүгенге катлаулы вәзгыять шартларында бер-беребезгә хөрмәт, ихтирам күрсәтеп, күңел җылысы бүләк итеп яшәсәк, күпкә җиңелрәк булыр. 21 гыйнварда әнә шундый җылы бәйрәмнәрнең берсе — Халыкара Кочаклашу көне билгеләп үтелә.

Аңа 1986 елда Америка Кушма Штатларында нигез салынган. Шуннан соң бөтен дөньяга таралган. Бәйрәм гадәтләре буенча, бу көнне хәтта таныш булмаган кешеләрне дә кочарга мөмкин икән. Әлбәттә, үзләре рөхсәт итсәләр. Бәйрәмне башлап җибәрүченең исеме билгесез. Аны студентлар уйлап тапкан, дип фаразлыйлар.

Американың гаилә мөнәсәбәтләре буенча мәшһүр белгече Сатирның фикере шундый: кешегә көн саен 4-12 тапкыр кочаклашырга кирәк. Юк, бу — бозыклык та, көйсезлек тә түгел, ә, бәлки, организмга кирәкле табигый ихтыяҗдыр. 
Лос-Анджелестагы традицион булмаган медицина үзәге белгечләренең тикшеренүләре шуны раслый: начар уйлар, күңел төшенкелеге кеше организмын агулый, ә нәфрәтләнү, ачу исә кешене үтерергә дә сәләтле.

Кочаклашу, бер-береңә сыену, иркәләнү, баштан сыйпау кебек назлы хәрәкәтләр безне караңгы уйлардан арындыра, җанга-тәнгә шифа бирә. Шуңа күрә табиблар көненә, ким дигәндә, алты-сигез тапкыр кочаклашырга, иркәләнергә киңәш итә. Шулай эшләсәгез, сәламәтлегегез ныгыр, гомерегез дә озынаер. Еш кочаклашкан кешеләрнең нерв системасы ныгый, иммунитеты һәм гемоглобины югары була, эшкә дәрте-сәләте арта икән. Бигрәк тә балаларга кочаклашу файдалы. Һәр әни кеше тәүлегенә кимендә ун тапкыр баласын кочагына алырга тиеш, диләр белгечләр. Шул чагында гына бала үзен бәхетле сизә. Ә бу аңа акыл һәм физик яктан үсәргә ярдәм итә.

21 гыйнвар көнне якыннарыгызны, күңелегезгә кадерле булган кешеләрегезне чын күңелдән кочаклагыз һәм йөрәгегездә булган күңел җылыгызны бүләк итегез! Бәхетегез дә, саулыгыгыз да артыр.

ФОТО:https://ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев