САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кәүҗияккә ни кирәк, Петровка б/к га да шул кирәк

Бүген Кәүҗияк авыл җирлегендә үткәрелгән халык җыенында күп төрле мәсьәләләр каралды.

Иң элек авыл җирлеге башлыгы Фиргать Хөснетдинов узган ел башкарылган эшләр турында сөйләде, быелга билгеләнгән бурычларны әйтеп үтте. “Сарман” җитештерү комплексы әйдәп баручы агрономы Миргаҗәм Мирзасалихов авыл хуҗалыгы тармагында башкарылган эшләргә тукталды. Кәүҗияк авыл җирлеге ветераннар советы рәисе Фәүзимә Шакирова ветераннар тормышы белән таныштырды. Район эчке эшләр бүлегенең участок уполномоченныйлары һәм балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге начальнигы Илшат Латыйповның чыгышы райондагы криминоген хәлгә багышланды. Ул шулай ук җыенда катнашучыларны мошенниклык очракларыннан сак булырга чакырды, мошенниклыкның төрләренә тукталды. Сарман участок урманчылыгы урманчысы Айрат Вахитов урманнарда нинди саклык чаралары күрергә кирәклекне искәртте.
Җыен эшендә район башлыгы Фәрит Хөснуллин катнашты һәм районда узган ел башкарылган эшләр турында сөйләде, агымдагы ел бурычларына тукталды, алдынгыларга бүләкләр тапшырды.
Иң соңыннан Фәрит Мөнәвирович, җыенда катнашучы район оешмалары җитәкчеләре сорауларга җаваплар бирделәр. Сорауларның күпчелеге Петровка б/к авылында яшәүчеләрдән булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев