САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Иске Минзәләбаш җирлеге халкын почта мәсьәләсе борчый

Район авыл җирлекләрендә 2023 ел нәтиҗәләре буенча отчет җыелышлары дәвам итә.

Иске Минзәләбаш авыл җирлегендә үткән халык җыенын җирлек башлыгы Айдар Габдрахманов алып барды.

Ул 2023 елда башкарылган эшләр һәм 2024 елга булган бурычлар турында сөйләде. «Җәлил» агрофирмасының Иске Минзәләбаш җитештерү комплексы идарәчесе Раушан Гәрәев — авыл хуҗалыгы өлкәсендәге вәзгыять, полиция участок инспекторы Рөстәм Сәлимгәрәев криминоген хәл белән таныштырдылар. Җәлил урманчылыгының дәүләт урман инспекторы Рафаэль Бәдертдиновың чыгышы да тыңланып китте. Авыл җирлеге ветераннар советы рәисе Ленар Мөхәммәтҗанов та үзенә җаваплы өлкә эшчәнлегенә тукталды. Район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев районның социаль-икътисади торышы белән таныштырды. Җыен барышында төрле дәрәҗәдә бүләкләнүчеләр дә булды.

Җыелышта, җирлек халкыннан тыш, шулай ук район оешма-предприятиеләре җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре дә катнаштылар. Күргәзмәләр оештырылды, җирле артистлар үз талантларын күрсәттеләр. Чара барышында төрле сораулар яңгырады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев