САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Җиңү диктантын язучыларның иң өлкәненә - 94 яшь

Бүген райондашларыбыз бердәм рәвештә халыкара “Җиңү диктанты” акциясенә кушылдылар.

Мәгариф бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, ул районда ике мәйданчыкта – Сарман урта мәктәбендә һәм аграр көллияттә үткәрелде. 

Акциядә район җитәкчелеге, оешма һәм предприятие җитәкчеләре һәм теләгән барлык кеше катнаша алды. Сарман урта мәктәбе мәйданчыгында иң өлкән диктант язучы тыл, хезмәт һәм мәгариф ветераны Мәхмүт Газдалов булды. Аңа бүгенге көндә – 94 яшь. 

- “Җиңү диктанты” – халкыбызның батырлыгын чагылдыручы, илебез азатлыгы өчен башларын салган батырларны, Бөек Җиңүнең данлы сәхифәләрен тагын бер кат искә төшерергә ярдәм итүче зур чара ул, - ди Мәхмүт ага.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев