САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Яхшыбайда Яңа елны каршыладылар

Яхшыбай клубында авыл халкы, Җәлилдән килгән кунаклар көче белән Яңа ел кичәсе оештырылды.

Якынлашып килүче 2025 ел белән авыл халкын һәм кунакларны клуб мөдире Әлфия Сираева котлап китте. Убырлы карчык, 2024 һәм 2025 ел символлары — Аждаһа белән Елан  кызыклы уеннар оештырдылар. Тамашачылар кызыклы скетчлар да карап киттеләр.
Кыш бабай белән Кар кызы да озак көттермәделәр, балаларның чыгышларын тыңладылар, аларга, уеннар, «Иң яхшы Яңа ел бизәлеше» бәйгесе җиңүчеләренә бүләкләр тапшырдылар. Лотереяда төрле призлар уйнатылды, Габдуллиннар, Сираевлар, Сәхабиевлар, Сагындыковлар, Исламовлар гаиләләре бүләкләр әзерләделәр. Яңа ел кичәсе күңелле дискотека белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев