САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Яхшыбайда Авыл көне үтте

Бүген Яхшыбайда Авыл көне оештырылды..

 Ул Татарстан Республикасы көненә багышланган иде. Матур кичә авылда яшәүчеләрне һәм кунакларны җыйды.
Чараны оештыруда авылда яшәүче Сираевлар, чыгышлары белән Яхшыбайдан булган Кашаповлар гаиләләре зур көч куйдылар. Авыл халкының да ярдәме шактый булды. Бәйрәмгә фотостендлар куелды. «Кемнәр исән, кемнәр юк икән...» дигәне авыл кешеләренә багышланса, «Алар – безнең егетләр!» дип исемләнгәне хәзерге вакытта махсус операциядә катнашучы егетләр хөрмәтенә булды. Яхшыбай авыл клубының «Ахирәтләр» берләшмәсе тарафыннан әлеге егетләргә бүләкләр дә әзерләнде, алар турында видеоролик та күрсәтелде. «Туган авылым» дигән видеоролик, авылның атаклы кешесе – шагыйрь, академик, тарихчы һәм тагын бик күп исемнәр иясе Дамир Гарифуллин почмагы шулай ук барысының да күңеленә хуш килделәр.
Бәйрәм дәверендә авылдашлар җырга-моңга, биюгә осталыкларын күрсәттеләр, авыл турында үзләре язган шигырьләрен укыдылар, уеннарда катнаштылар. Авылның иң өлкән кешеләре – Кашапова Фәрхинур апа белән Сәләмов Мисбах абыйга туган җирләренә тугрылык өчен бүләкләр тапшырылды. Чарада авыл клубы тарафыннан оештырылган «Чәчәкләрем-гөлләрем» бәйгесенә дә нәтиҗә ясалды. «Ахирәтләр» берләшмәсеннән тыш, клубның «Мәрҗәннәр» фольклор ансамбле дә концертта актив катнашты. Авыл көнендә катнашучылар үзләренең күчтәнәчләреннән сыйландылар, алар өчен ит кызды, күмер самавырында чәй кайнады. Бәйрәмнән барысы да бик канәгать калдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев