САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Ял көннәре күчерелә”: быелгы бәйрәмнәр календарена үзгәрешләр керткәннәр

Яңа ел каникулындагы бәйрәм көннәре графигына үзгәрешләр керткәннәр. Кайбер ял көннәре, халыкка уңайлырак булсын өчен, соңрак айларга күчерелгән. Юрист Ипина Сивакова “PRIMPRESS” хәбәрчесенә шул хакта сөйләп үткән.

Белгеч әйтүенчә, ял көннәренә туры килүче кайбер бәйрәм көннәрен башка айларга күчерү турында карар ителгән. Әйтик, 6 гыйнвар — шимбә ялы җомга — 10 майга күчерелгән. Ә 7 гыйнвар — якшәмбе ялын сишәмбе — 31 декабрьгә күчереп куйганнар. Бу исә 2024 елда бәйрәм көннәре артуга китерәчәк.

Моннан тыш Ирина Сивакова искәртеп узганча, 2024 елда безне тагын берничә озын ял көтә. Мәсәлән, февральдә 23 еннән 25енә кадәр, мартта — 8еннән 10ына кадәр ял итәчәкбез. Май аенда — 28 апрельдән 1 майга кадәр, шуннан соң 9 майдан 12 майга кадәр ял көтелә. Киләсе Яңа ел каникулы исә 29 декабрьдән башлана.

ЧЫГАНАК:https://vatantat.ru/2024/01/132887/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев