ГТО нормативларын тапшыру үзгәрә
«Хезмәткә һәм оборонага әзер!» физкультура-спорт комплексы район халкы арасында да популярлашып китте.
Спорт сөючеләр бәйрәм чаралары уңаеннан оештырылган норматив тапшыруларда даими рәвештә катнашалар. Күптән түгел район Үзәк ял паркында «Әти белән бергә» дип исемләнгән ярышларның муниципаль этабы үтте. Ярышлар турникта тартылу, боҗрага туп ату, урыннан сикерү, туп җыю кебек ГТО элементларын да үз эченә алды.
Чыгарылыш сыйныф укучыларына уку йортына керергә ярдәм итүче аерымлык билгеләрен тапшырулар да дәвам итә. Аның үзенчәлекләре турында районның ГТО буенча тестлаштыру үткәрү үзәге җитәкчесе Ленар Дәүләтбаев сөйләде.
– Яңа елдан соң алты ай эчендә 18 яшен тутыручы егетләр һәм кызлар яңа баскычка күчәләр. Шулай итеп, балигъ булган яшьләр алтынчы баскычның билгесен алалар. Бу шулай ук уку йортларына кергәндә өстенлек бирә. Шуңа күрә җәй айларында күбесенчә мәктәпне тәмамлаучылар белән эшлибез.
Бераз үзгәрешләр турында да әйтеп үтәм. ГТО нормативларына яңа дисциплиналар өстәләчәк. Мисал өчен, зурлар чыдамлылыкка һәм координациягә нормативлар тапшырачаклар, өлкәннәр үзләрен скандинав йөрешендә сынап карый алачаклар. Киберспорт буенча дисциплиналар кертелүе дә ихтимал. Кайбер нормативлар «йомшартылачак» – 30 яшьтән өлкәнрәк ир-атларга турникта тартылу саны киметәләчәк. Ату да җиңелрәк булыр, дип көтелә, чөнки моны электрон тирларда башкарып булачак. Укучылар өчен тагын бер төр каек йөгерү («челночный бег» – авт.) кертелә – алар дүрт тапкыр тугыз метрга йөгерәчәкләр. Моңа кадәр һәрбер баскыч өчен өч тапкыр ун метрга йөгерү генә бар иде.
Ел башыннан ГТО нормативларын уңышлы тапшырган эшләүче гражданнар салым вычетына дәгъва кыла алалар. Аның максималь күләме чикләнгән, – диде ул.
Алина Алиуллина фотосы.
Илназ Сираев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев