САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Газинур – Россиядә икенче

Агымдагы елның 8-12 сентябрь көннәрендә Саранск шәһәрендә X “Яшь профессионаллар” Милли Чемпионатының финал ярышлары узды.

 Сарман аграр көллияте укучысы – Әлмәт авылы егете Газинур Гайнетдинов Татарстан данын яклап чыгыш ясады. Ул “Авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү” компетенциясендә икенче урынга лаек булды. Райондаш егетебезнең моңа кадәр дә җиңүләре бар иде. “Алга, алга һәм алга! Туктамаска!” девизын үзенә юлдаш итеп алган Газинурның киләчәге өметле. Без аны җиңүе белән тәбрик итәбез һәм уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев