САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Футбол буенча дөнья чемпионаты район халкына кызыкмы?

Ни дисәң дә, футбол иң уңайлы спорт төрләренең берсе санала.

Бу аны автомат рәвештә иң популярлар рәтенә дә кертә. Футбол уйнар өчен (сүз әлеге спорт төре белән һөнәри рәвештә шөгыльләнүчеләр турында бармый, әлбәттә), әллә ни кирәкми ич – капканы да кул астында гына булган әйберләрдән ясап куярга була.

Теләсәң, аны хәтта кар ятканда да уйнап була. Дөрес, калын киемнәр белән селкенүе бераз читенрәк, тик, тора-бара, ияләшәсең. Без үзебез кечкенәрәк чакта шулай итә идек – авылда хоккей сезоны инде беткән була, ә өйдә утырасы килми. Карда футбол уйнамаган булсагыз, уйнап карагыз – чыннан да, күңелле!

«Нишләп кыш җиткәч кенә, футбол турында язарга булдыгыз соң әле?», дип, уйларсыз. Беренчедән, Бөтендөнья футбол көне нәкъ менә шушы вакытта – 10 декабрьдә билгеләп үтелә. Әлегә ул рәсми бәйрәм булып саналмаса да, аның популярлык казаначагында безнең шигебез юк, чөнки футболның үзен дә халык бик тиз яратып өлгергән. 

Икенчедән, дуслар, хәзерге вакытта Катар илендә Футбол буенча дөнья чемпионаты бара бит – моның турында колак очы белән булса да ишеткәнсездер. Әйе, төрле сәбәпләр аркасында, ул Россия җыелма командасыннан башка үтә. Тик чын футбол сөючеләр өчен (әлеге исемлеккә тыйнак кына мин үземне дә кертәм) бу проблема түгел, аларга уенны карау - максат, хәтта төнге йокыларын калдырырга да әзерләр. Район халкы мундиальга (Футбол буенча дөнья чемпионатының тагын бер атамасы – ред.) карата нинди мөнәсәбәттә икән? Беләсегез килсә, район газетасының 9 декабрь санын укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев