САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Фирдүс Тямаев махсус операциядә катнашучы егетләрне зурлады

Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаевның Сарманда узган концертына, Украинада махсус операциядә катнашып, бүгенге көндә ялга кайткан егетләр дә килгәннәр иде.

Үзенең бер җырын җырчы батыр якташларыбызга багышлады. Район халкы аны аягүрә тыңлады һәм сәхнәгә күтәрелгән егетләребезне озаклап алкышлады. Аларның берсе — Әлфис шактый вакыт Җәлилдә яшәгән, операциягә Азнакай шәһәреннән киткән. Ул тамашачыларга, үзе гитарада уйнап, «Гомер үтә» җырын бүләк итте. Фирдүснең төркемендә эшләүче Мөслим егете Рүзәл Минһаҗевны да халык игелекле затларның берсе буларак яхшы белә.

Ул, 14 тапкыр Донецк, Луганск өлкәләрендә булып, якташ егетләребез белән күрешеп, аларга гуманитар ярдәм тапшырып кайткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев