Фейерверк аттыру өчен урыннар билгеләнде
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә агымдагы елның 25 декабреннән 2024 елның 8 гыйнварена кадәр республика территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелде.
Бу уңайдан район Гадәттән тыш хәлләр һәм янгын куркынычсызлыгы комиссиясе карары нигезендә район халкы һәм кунакларга фейерверклар аттыру өчен Сарманда ике мәйданчык — Үзәк ял паркы һәм «Татар Илеге» паркы, Җәлилдә мәйдан территорияләре билгеләнде.
Бәйрәм үткәрү вакытында бина эчендә пиротехника куллану һәм, ачык ут кулланып, төрле тамашалар үткәрү катгый рәвештә тыела.
Авыл һәм Җәлил җирлекләре башлыкларына, оешма-предприятие, агрофирмалар җитәкчеләренә янгынга каршы саклык чаралары күрү, газ һәм электр приборларыннан файдаланганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү, кышкы чорда юлларны ачу һәм башка куркынычсызлыкны тәэмин итү буена оештыру-фәрман карарлары чыгару кирәк. Бәйрәм һәм ял көннәрендә дежур торуны оештыру зарур.
Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган, үтәмәгән, шул исәптән тиешсез җирдә пиротехника кулланганнар өчен административ җаваплылык икеләтә күләмдә каралган. Физик затларга — 10000-20000 сум, вазифаи затларга 30 меңнән алып 60 меңгә кадәр штраф салынырга мөмкин.
Фото:https://ru.freepik.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев