САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ерткыч очраса, нишләргә?

Соңгы вакытта республика торак пунктларында — авылларда гына түгел, шәһәрләрдә дә төлкеләрне еш очратырга мөмкин. Мондый хәлгә юлыксаң, үзеңне ничек тотарга?

ТР Табигать ресурслары буенча дәүләт комитеты белгечләре шул хакта киңәшләр бирде.

Гадәттә, төлкеләр кеше яши торган җиргә азык эзләп килә. Аларны чүплекләр, шәхси йортлар тирәсендәге көнкүреш калдыклары кызыктыра. Шунда алар йорт хайваннарына һөҗүм итәргә мөмкин, шулай ук кош-корт, күсе һәм тычканнарны аулыйлар.

Ләкин төлкенең каралты-кура тирәсендә йөрүенең тагын бер сәбәбе бар — ул котыру чирен йоктыру белән бәйле булырга мөмкин. Ел саен
республиканың аучылык хуҗалыклары территорияләрендә кыргый хайваннарда котыру чирен кисәтү өчен 2 миллионлап доза вакцина куела.

Ерткыч хайванның котыру чире йоктыруын түбәндәге билгеләрдән аңлап була: ул үзен сәер тота, алпан-тилпән атлый, күзе тонган була,
авызыннан теле салынып, селәгәе агып тора, кешедән курыкмый...

Сәламәт төлке, ачуын китермәсәң, үзе беркайчан да кешегә ташланмый, киресенчә, качып китәргә тырыша. Төлке тешләсә, яраны антисептик белән эшкәртергә һәм табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Фото:https://ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев