Хәбәрләр

Бәйрәм алдыннан иң көчле хатын-кызны ачыклыйлар

6 мартта “Дулкын” спорт-сәламәтләндерү комплексында хатын-кызлар арасында 8 Март бәйрәменә багышланган пауэрлифтинг турниры узачак.

Бу көнне хатын-кызлар арасында яткан җирдән штанга күтәрүче иң көчле спортчы ачыкланачак. Турнирда теләгән һәркем катнаша ала. Ул 15.00 сәгатьтә башлана.


Нет комментариев