САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бүген Ленинның вафатына 100 ел

Бүген легендар революционер, большевистик, соңыннан совет Россиясенең беренче башлыгы Владимир Ильич Ленинның вафатына төгәл йөз ел булды.

«Минем сезгә зур үтенечем бар. Ильич турындагы кайгыгыз тышка бәреп чыкмасын. Аңа һәйкәлләр куймагыз, аның исемен сарайларга кушмагыз. Аның истәлегенә купшы искә алу кичәләре үткәрмәгез», дип яза аның тормыш иптәше Надежда Крупская.

Ләкин барысы да киресенчә килеп чыга: Ленин истәлегенә бик күп һәйкәлләр куела, фильмнар, җырлар, спектакльләр, опералар багышлана, аның истәлеге картиналарда, байракларда мәңгеләштерелә. Чөнки көрәштәшләре юлбашчының мәңгегә югалуы белән килешә алмыйлар. «Ленин яшәде. Ленин яши. Ленин яшәячәк!» — диләр алар, һәм аның гәүдәсен җирдә — мавзолейда калдыралар.

Тарихчыларның әйтүенчә, ул чорда көрәштәшләре бөек юлбашчыны киләчәктә терелтеп буласына ышанганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев