САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бозлы яңгыр агачларга зыянлы

Кыш көне яуган бозлы яңгыр бакчадагы үсемлекләргә зыян китерә.

Агач ботакларындагы бозны эретәм дип, кайберәүләр, аларны бәргәләргә, пычак белән каерырга, җылытырга тырыша, хәтта җылы су сиптерә. Әмма болай эшләргә ярамый! Болай агачка тагын да зуррак зыян китерәсең.

Белгеч киңәш иткәнчә, бозлы яңгыр явып узса, бакчаны игътибар белән күздән кичерегез:

*әгәр агач ботагы бераз каерылса, аны киредән беркетеп куегыз – яз көне ул урын ялганыр дигән өмет бар;

*әгәр ботак сынган булса, аны алып ташларга, ә яз көне сынган урынга бакча сумаласы сөртергә кирәк;

*әгәр куаклар (шулай ук җир җиләге, көз көне утыртылган сарымсак түтәлләре) кар астында калып, өстендә боз катламы хасил булса, үсемлекләргә суларга мөмкинлек бирү өчен бозны ватарга киңәш ителә;

*савыр (туя), артыш кебек агачлар бөгелгән булса, аларны турайтып, бәйләп куярга кирәк. Югыйсә алар боз эрегәч тә элеккеге рәвешенә кайтмаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев