САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Балтамак быел да кунаклар җыйды

Менә өченче ел рәттән Балтамак авылында туып-үскәннәр, әби-бабалары шушы җирлектән чыкканнар өчен күңелле сәбәп чыга.

Авылдашлар, сыйныфташлар, райондашлар очрашалар. Быел исә авыл бәйрәме аеруча истәлекле булыр. Чөнки чарада авыл мәчетенә нигез салынды - беренче казыклар кагылды. Аннан авыл турында бай эчтэлекле "Балтамак. Авыл тарихы hәм кешеләре" дигән китап дөнья күрде. Аны тәкъдир иттеләр. Авылдашларның шатлыгын уртаклашырга район башлыгы Фәрит Хөснуллин, тамырлары шушы авылдан булган ТР Сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов, Түбән Кама шәhәре мэры Рамил Муллин hәм башкалар кайтканнар иде. Авыл бәйрәме матур истәлекләргә, җыр-моңга бай булды. Балалар, өлкәннәр өчен төрле уеннар да оештырылды. Күптән мәктәп тәмамлап, бер-берсен сагынып кайткан сыйныфташлар да очраштылар бүген. 
Бу хакта тулырак "Сарман" газетасының алдагы санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

8

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев