Балалар «Ура, Каникуллар!»да ял иттеләр
Җәйге каникуллар һәр бала өчен иң озын, иң яраткан һәм иң көтеп алынган вакыт.
Алар балаларның буш вакытының шактый өлешен тәшкил итә. Маҗаралар, яңа танышулар һәм онытылмаслык тәэсирләр бала тормышында мөһим роль уйный.
Сарман үзәк китапханәсе хезмәткәрләре үзәк ял паркында «Ура, Каникуллар!» дип исемләнгән уен-тамаша уздырды. Балалар өчен төрле мастер класслар оештырылды, кызыклы уеннар, интеллектуаль бәйгеләр тәкъдим ителде. Кичке җиләс сәгатьләрдә парктагы бу очрашу, аралашу ял итүче балалар күңелендә уңай хис-кичерешләр калдыргандыр дип ышанасы килә. Бигрәк тә саф һавада уеннар балалар сәламәтлеге өчен бик файдалы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев