«Әнием шөгыле» бәйгесенең чираттагы катнашучысы - Мортазина Рания
Хәбәрләр

«Әнием шөгыле» бәйгесенең чираттагы катнашучысы - Мортазина Рания

Әнием шөгыле.

Минем әниемнең исеме – Раушания. Ул Сарман урта мәктәбендә эшли. Әнием – башлангыч сыйныфлар укытучысы. Ул үзенең эшен бик ярата.

Минем әниемнең шөгыльләре бик күп. Мисал өчен, ул миләүшә гөлен  ярата һәм аны бик теләп үстерә. Җәй җиттеме – бөтен бакча чәчәккә күмелә. Ул мине дә аларны үстерергә өйрәтте.

 Әниемнең тагын бер һөнәре – саннар буенча рәсем ясау. Бездә андый рәсемнәр белән өй тулды инде! Ә кичләрен без аның белән икәү тәмле ризыклар пешерергә яратабыз.

Тиздән Әниләр бәйрәме якынлаша. Быел ул 24нче ноябрьга туры килә. Бу көнне әниемнең ике бәйрәме – аның туган көне дә бит әле! Аны чын күңелдән гомер бәйрәме белән тәбриклим. Исән-сау, бәхетле булып, озак-озак яшә, кадерле әнием!

 

Мортазина Рания, Сарман урта мәктәбенең 5нче А сыйныфы укучысы

 


Нет комментариев