Җәлил гимназиясе укытучысы Рузилә Асылшәрипованың кызыклы экологик проекты хакында без “Сарман” газетасында язып та чыккан идек. Идея авторы шушы көннәрдә “Безнең яңа укытучы” грантына лаек булды.
- Полиэтилен пакетлар таркалу өчен, 1000 ел вакыт кирәк, диләр белгечләр. Ә пластик вак кисәкләргә таркала һәм туфракны, суны, ахыр чиктә, кеше организмын агулый. Шушы фикерләргә нигезләнеп һәм табигатькә килгән зыянның күләмен күзаллап, технология дәресләрендә күп тапкыр кулланыла торган эко-сумкалар, ягъни шопперлар тегә башлаган идек. Аларны халык бик яратты, - диде проект җитәкчесе.
“1000 пакет урынына – 1 шоппер” – Җәлил гимназиясе кызлары гамәлгә ашыра торган экологик проект нәкъ шулай атала.
Без Рузилә Айрат кызын тәбриклибез һәм киләчәктә дә уңыш юлдаш булуын телибез.
Нет комментариев