САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Александровка халкы укырга ярата

«Александровка белән Татар Карамалысында агымдагы елның беренче яртыеллыгы өчен район газетасына ике авылга 54 кеше язылган, ә бу яртыеллыкта аны 47 хуҗалык алдыра.

Хат ташучы — шундый хезмәт: берничә тапкыр эш алыштырып, күңеленә ошаган шөгыльне шактый еллар эзләп таба алмыйча йөрүчеләр дә үз итә аны. Александровка белән Татар Карамалысы авыллары хат ташучысы Зөбәйдә Тимербаева — шундыйлардан. 
Кыз Татар Карамалысы авылында туып-үсә. Әтисе Зөлфәт — нефтьче, әнисе Дилә гомер буе фермада ясалма орлыкландыру технологы булып эшли. Апасы тәрбиячелеккә укыса, Зөбәйдә бухгалтер һөнәрен сайлый. Укып кайткач, туган колхозында бераз эшләп тә ала. Ләкин саннар дөньясы күңеленә хуш килми аның. Авылда әллә ни сайланып йөрер мөмкинлеге дә юк бит әле. Кыз ындыр табагына үлчәүче булып керә. Күпмедер вакыттан соң склад мөдире вазифаларын башкара башлый. Ә авылда хат ташучы эше бушау белән, шул хезмәткә керешә. 2015 еллар тирәсе була бу. Әле бер генә участокта түгел, ике кешелек участокны ала ул, ягъни Александровка белән Татар Карамалысын. Тик менә башка авылларның хат ташучыларына төшә торган авырлык аны да читләтеп үтми. Хезмәт хаклары аз, таратырдай бөтен әйберне таратырга кирәк: газета-журналларын, хатларын, пенсиясен, квитанцияләрен, шулай ук аена ике авылга 13 мең сумлык товарын сатарга кирәк. 

— Хезмәтен әйбәт итеп, күңел биреп башкара. Товар сату һәм матбугатка яздыру планнарын да үтәп килә, — ди аның хакында җирлектәге почта бүлекчәсе начальнигы Ландыш Мурдагалиева. Ул үзе бу вазифада — 2019 елдан бирле.
Ләкин, һәркайдагы кебек, биредә дә авырлыклар юк түгел.

— Иң беренче авырлык шул: почтаны соң китерәләр. Сәгать өчкә, дүртенче яртыларга кадәр көтәбез аны. Газета-журналларны сортировкалап, кайсы кемгә икәнен язып, газеталар арасына квитанцияләрне тыгып чыкканчы, шактый вакыт үтә. Моңа кадәр күпләп салым хатларын да тараттык. Беркөнне электр өчен түләү кәгазьләре килде. Хәзер, җитмәсә, көннәрнең иң кыса вакыты. Газета-журналларны тарата башлаганчы ук, караңгысы да төшә. Ике авыл арасындагы күпер буенда да караңгы. Әле бит пенсиясе дә үзебез белән йөри, — ди ул. 

Шул сәбәпле, почта тарату икенче көнгә дә кала икән. Ләкин бераз соңга калуның зыяны юк. Тик менә Татар Карамалысы ике урамнан гына торса, Александровка шактый таралып урнашкан. Ләкин монысын да авырлык дип санамый Зөбәйдә. Түләүләр җыю кебек вак һәм четерекле эшне дә һич авырыксынмыйча башкара ул. Ә менә хезмәт хакының аз булуы, әлбәттә, борчый. Александровкада 0,6 ставкага эшләсә, Татар Карамалысы өчен 0,5 ставка түлиләр аңа. Менә шушы ике авыл халкына хезмәт күрсәткәне өчен яшәү минимумы күләмендә эш хакы ала ул. 

— Пенсия тараткан көнне товарларны да алып чыгам. Безгә бөтен төр әйберне дә китерәләр: азык-төлек, хуҗалык товарлары, пледлар һәм башка урын-җир әйберләрен... Без күбрәк азык-төлек алып калабыз. Сорасалар, урын-җир һәм башка әйберләрне дә алып калып илтеп бирәбез, — ди Зөбәйдә.

Шулай да уңай ягы да бар җирлекнең — почта бүлекчәсе үзләрендә, газета-журналларны, кайбер авыллардагы хат ташучылар кебек, дистәләрчә километр ераклыктагы почта бүлекчәсеннән барып аласы түгел. 

— Эше җиңелләрдән булмаса да, хезмәтемне яратам. Һәр йортта дип әйтерлек көтеп алалар. Авылның вакытлы матбугатны бик яратып укучылары бар. Бу яртыеллыкка пәнҗешәмбе көннәрдә авылга 200гә якын газета, дистәгә якын журнал килә. Дүшәмбе, сишәмбе көннәрендә дә рухи азыксыз калмый авыл. Хәзерге вакытта халыкны газета-журналларга 2024 елның I яртыеллыгына яздырам. Татар Карамалысы авылыннан Гөлира Фазуллина өч мең сумлык, Венера Латыйпова дүрт мең сумлык вакытлы матбугатка язылдылар. Гөлира апа үзе дә хат ташучы булып эшләде, хәзерге вакытта лаеклы ялда. Ә Венера апа укытучы иде. Икесе дә укырга бик яраталар. Александровкада Марат Мортазин һәм лаеклы ялдагы укытучы Флера Садрыева күпләп язылалар. Район зазетасының I яртыеллыгына 54 хуҗалык язылган иде, бу яртыеллыкта ике авылга аны 47 кеше алдыра, — ди Зөбәйдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев