«Ак калфак» өлкәннәрне яшьлекләренә алып кайтты +ВИДЕОРЕПОРТАЖ
Бүген район үзәгендә «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының район бүлекчәсе мәгариф, мәдәният һәм башка тармакларда тырыш хезмәт куйган, хөрмәт казанган өлкәннәрне «Көзләр сезнең белән ямьле» дигән очрашуга җыйды.
Әлеге чара Өлкәннәр, Укытучылар көннәренә, Педагог һәм остаз елына багышланды.
Өлкәннәр яшьлекләрен, эшләгән елларын, ул чорлардан хәтердә калган иң матур истәлекләрен яңарттылар, үз һөнәрләрен күрсәттеләр: яшьлектәге җырларын искә төшерделәр, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр.
Кичәне оешманың район бүлекчәсе җитәкчесе Ильмира Салихова алып барды. Ул өлкәннәргә киләчәктә дә сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, гомер көзләренең бәхетле булуын һәм яңа очрашулар теләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев