Аграр көллиятендә мемориаль такта ачылды
Бүген Сарман аграр көллиятенең төп укыту бинасында патриотик чара узды.
Анда Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының «Милли Шура» милли советы рәисе Вәсил Шәйхразыев, Татарстан Республикасында Суд департаменты Идарәсе начальнигы урынбасары Рамил Рамазанов, район башлыгы Фәрит Хөснуллин hәм башка мәртәбәле кунаклар катнаштылар. Чара кысаларында Ленинград шәhәрен чолганыштан азат итүгә 80 ел тулу уңаеннан мемориаль такта ачылды.
Аграр көллият урнашкан бинада Бөек Ватан сугышы вакытында Ленинград балалар интернат-йортыннан эвакуацияләнгән балалар яшәгәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев